"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе Казахстанга экспорт өчен 94 тонна нут орлыгын контрольдә тоткан.
Хәйбулла районы предприятиесе тарафыннан әзерләнгән «төрек борчагы» партиясе ЕАЭС таләпләренә ярашлы рәвештә фитосанитар хәвефсезлегенә лаборатор тикшеренүләр узды.
"Нутның сайлап алынган үрнәкләре "Россельхознадзор" карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә энтомологик һәм гербологик экспертизалар үтте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хәвефле карантин организмнары ачыкланмаган, барлык продукция импортлаучы ил таләпләренә туры килә, - дип билгеләп үттеләр күзәтчелек ведомствосында. - Фитосанитар сертификатлар бирелде. Продукция әйләнешкә чыгарылган".
Фото: башинформ