-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада Фундаменталь медицина институты ачылды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) Фундаменталь медицина институты урнашкан яңа корпусын ачуда катнашты. Корпус ил Президенты башлангычы белән булдырылган «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проектының «Приоритет 2030» федераль программасы кысаларында төзелде.

Уфада Фундаменталь медицина институты ачылды
Уфада Фундаменталь медицина институты ачылды

Яңа институтның белгечлеге - биология, медицина һәм биоинженерия өлкәсендә фундаменталь фәнни тикшеренүләр башкару. 3 мең квадрат метр мәйданлы 3 катлы бинада алты заманча лаборатория урнаштырылган. Биредә 39 яшькә кадәр яшь галимнәр эшли, эзләнүләргә студентларны да җәлеп итәчәкләр.

Радий Хәбиров БДМУ хезмәткәрләрен һәм студентларын Фундаменталь медицина институты ачылуы белән котлады һәм югары уку йортының федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашуын билгеләп үтте.

- Безнең медицина университеты Идел буе федераль округының һәм гомумән Русия Федерациясенең медицина белеме бирү флагманнарының берсе булып тора. Ул "Приоритет 2030" программасы кысаларында проектларны уңышлы тормышка ашыра, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучы, югары уку йортлары арасында студентлар кампусы резиденты булып тора. Иң мөһиме – нәтиҗәләр күрсәтә, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе университет укытучыларына һәм студентларына коронавирус пандемиясе белән көрәштә актив катнашулары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән югары квалификацияле ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Фундаменталь медицина институтын ачу хөрмәтенә Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко БДМУ коллективына сәламләү юллады. Анда, аерым алганда, болай диелә:

"Ил алдында яңа дәвалау ысуллары, медицина продуктлары һәм дарулар булдыру, персональләштерелгән медицинаның яңа технологияләрен кертү буенча зур кыенлыклар тора. Бу, һичшиксез, медицинада фундаменталь тикшеренүләрне үстерү буенча зур көч таләп итә. Медицина университетларының максаты бүген табиблар әзерләү генә түгел, ә белемнәр булдыру һәм тапшыру. Башкорт дәүләт медицина университеты бик зур тизлек белән үсә, зур фәнни һәм кадрлар потенциалына ия."

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаев республика Башлыгына булачак табибларга аталарча мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк галимнәренең Русия медицинасы үсешенә керткән зур өлешен ассызыклады.

Ачылу тантанасыннан соң Радий Хәбиров һәм хөрмәтле кунаклар яңа институт лабораторияләрен карадылар. Фундаменталь медицина институтын ачу кысаларында БДМУ ректоры Валентин Павлов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында Кытайның Huayi Isotopes компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документ "Приоритет-2030" программасы кысаларында Башкортстанда атом медицинасы фәнни-җитештерү үзәген булдыруны күздә тота. Проектның партнеры шулай ук Курчатов институты булачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: