+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада балалар поликлиникасы модернизацияләнә

Республика башкаласында «2024-29 елларга Уфа территориясендә сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү” төбәк программасы ярдәмендә 2нче балалар поликлиникасына капиталь ремонт үткәрелә.

Уфада балалар поликлиникасы модернизацияләнә
Уфада балалар поликлиникасы модернизацияләнә

 

Ремонтлана торган корпус “Зеленая роща” микрорайонында урнашкан, биредә 9 000гә якын бала медицина ярдәме ала. Эш алдыннан объекттагы хәлне Уфа шәһәр Советы депутаты Павел Васильев тикшерде. Аның белән бергә объектны Киров районы хакимияте, поликлиника һәм подряд оешмасы вәкилләре карады.

— Эшләрне көз көне тәмамларга кирәк. Капиталь ремонттан тыш, табиб кабинетларын җиһазландыру планлаштырыла, бу бик мөһим. Очрашу шактый нәтиҗәле узды: без проблемаларны шунда ук ачыклый алдык һәм аларны бетерү буенча йөкләмәләр бирдек. Алда әле күп эш бар, тикшерүләр күләмен арттырырга планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Павел Васильев.

Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләүнең төбәк программасы 2023 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшли башлады. Программа биналарны капиталь ремонтлауны һәм учреждениеләрне заманча медицина җиһазлары, мебель һәм оргтехника белән яңадан җиһазландыруны үз эченә ала. Финанслауның гомум күләме 8 миллиард сум. Агымдагы елда аның кысаларында дүрт медицина оешмасының биш бинасы яңартыла: 2нче балалар поликлиникасының ике корпусы, 5нче балалар поликлиникасы һәм Республика туберкулезга каршы диспансеры. Ремонт өчен 234 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Киңкүләм яңартудан соң медицина учреждениеләре бердәм стильдә бизәләчәк. Программа кысаларында биш ел эчендә Уфаның 118 медицина учреждениесен капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Эшләр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла. Ул Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: