+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авылларга - "Ашыгыч экспорт ярдәме"!

Узган елда Башкортстан Республикасы экспортерлары саны 2022 елга карата 31,4 процентка арткан.

Авылларга - "Ашыгыч экспорт ярдәме"!
Авылларга - "Ашыгыч экспорт ярдәме"!

Президент Владимир Путиннның май указлары нигезендә барлыкка килгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» проектының максатларын тормышка ашыру өчен «Ашыгыч экспорт ярдәме» төркеме Кырмыскалы районының агросәнәгать комплексы, машина төзелеше, төзелеш сәнәгате өлкәсенең 3 предприятиесендә булды.

Сөйләшүләр барышында "KazBuild 2024" (Казахстан) халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсендә "FoodExpo" (Казахстан), "FBAF FoodExpo ASIA 2024" (Кытай) компанияләре вәкилләре азык-төлек сәнәгате вәкилләре өчен халыкара күргәзмәләрдә катнашу теләген белдергән.

СЭП белгечләренең төп бурычы – экспортерлар өчен дәүләт ярдәме чаралары турында төбәк эшкуарларының хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру һәм үз продукциясен чит илләргә җибәрүче компанияләр санын күбәйтү.

Әйткәндәй, 2023 елда Башкортстан Республикасы экспортерлары саны 2022 елга карата 31,4 процентка арткан. "Ашыгыч экспорт ярдәме" экспертлары эшкуарларга төбәк һәм федераль ярдәм чаралары, шул исәптән Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге хезмәтләре: экспорт контрактын озату, халыкара, реверс бизнес-миссияләрне оештыру һәм үткәрү, чит ил сатып алучысын эзләүдә һәм сайлап алуда ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең акселерация программаларында катнашуы һ. б. юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: