+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Саф сулары челтерәп аксын

Республика авылларында суүткәргечләр яңартыла.

Саф сулары челтерәп аксын
Саф сулары челтерәп аксын

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Чиста су” федераль проекты буенча Туймазы шәһәренең Әгертамак бистәсеннән Райман авылына кадәр суүткәргеч төзелә.

Туймазы районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, 2021 елда Әгертамактан Райман авылына кадәр су челтәрен һәм урам суүткәргечләрен төзү проектын эшләү өчен документлар әзерләнгән иде. Челтәрләрнең гомум озынлыгы 57,3 километр тәшкил итәчәк.

Июль башына белгечләр бистә һәм авыл арасында су үткәрде, шулай ук Райманда урам челтәрләрен төзекләндерә башлады - 27 километр торба салынды инде. Шулай ук, алар 310 су тарату коесын монтажлаган, тагын 691 калган.

Моннан тыш, проектта Әгертамакта насос станциясе төзелеше каралган, аннан су авылга керәчәк.

Объектны тапшырганнан соң, 1,7 мең гаилә саф су эчә алачак.

Фото: Туймазы районы хакимиятеннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: