+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Компанияләр проектта катнашудан 91 процентка канәгать

Башкортстан предприятиеләре җитәкчеләре хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә адреслы ярдәм күрсәтүне бәяләде.

Компанияләр проектта катнашудан 91 процентка канәгать
Компанияләр проектта катнашудан 91 процентка канәгать

“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр белгечләре Төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) экспертларының профессионализм дәрәҗәсен, хезмәткәрләрнең җәлеп ителүен, алынган күнекмәләр һәм белем дәрәҗәсен, шулай ук җитештерүдә сакчыл технологияләр кертүдән финанс нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Федераль компетенцияләр үзәгенең хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге еллык сораштыруы нәтиҗәләре буенча, канәгатьлек дәрәҗәсе 91 процент, максатлы күрсәткеч – 80 процент.

- Төбәк компетенцияләр үзәге сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү эшенең тотрыклылыгын раслады. Үзәк экспертлары үз нәтиҗәлелеген даими күтәрә һәм теләсә кайсы тармак предприятиесе өчен яңа инструментлар таба. Быел логистика фабрикасы эшли башлады, сертификатлаштырылган тренерлар саны артты, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: