+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үзбәкстан Башкортстанда кибетләрен ачу белән кызыксына

“Үзчармсаноат” ассоциациясе вәкиле Шухрат Алиев Башкортстанның сәүдә үзәкләренең берсендә үзбәк продукциясе шоурумын ачу белән кызыксынуын белдерде. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен яклар эшче төркем төзү мөмкинлеген карый.

Үзбәкстан Башкортстанда кибетләрен ачу белән кызыксына
Үзбәкстан Башкортстанда кибетләрен ачу белән кызыксына

Бу хакта Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Дильшод Рәсүлов җитәкчелегендәге делегациянең эш сәфәре барышында билгеле булды. Сөйләшүләр «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының максатларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

- Быел Башкортстанның Үзбәкстан белән хезмәттәшлеге бик бай һәм продуктив. Без кайбер уртак проектларны гамәлгә ашырабыз, шул исәптән Башкортстанда бәясе 9 млрд сумга якын булган цемент производствосын урнаштыру мәсьәләсен дә карыйбыз. Шул ук вакытта соңгы 3 айда Үзбәкстан делегацияләренең төбәккә 10 эш сәфәре булды, - диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Маргарита Болычева сүзләренә караганда, болар барысы да Башкортстанның әлеге ил белән үзара товар әйләнеше үсешенә йогынты ясый. Бу елның гыйнвар-май айлары нәтиҗәләре буенча, Үзбәкстан белән төбәкнең тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткече, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 63,5 процентка арткан.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: