+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Республика матурлана, төзекләнә

Башкортстанда быел 123 иҗтимагый территория «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк. Эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.  

Республика матурлана, төзекләнә
Республика матурлана, төзекләнә

Болар - парклар һәм скверлар, яр буйлары, мәйданнар, җәяүлеләр зоналары һәм аллеялар. Проектларны республика халкы былтыр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенрусия тавыш бирүендә сайлады.

Шулай ук ике территорияне – Ишембай районының Верхотор авылын һәм Баймак районының Баймак шәһәрен үзгәртеп корачаклар. Алар кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.

2019 елдан республикада Башкортстан Башлыгы башлангычы белән 683 иҗтимагый территория төзекләндерелде. Безнең шәһәрләрдә һәм авылларда уңайлы мохит булдыру буенча эш дәвам итә.

Фото:” bashinform.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: