+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шакша күперендә асфальт сала башладылар

9 июльдә Уфада "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылучы Шакша күпере буенча автомобильләр хәрәкәтен тулысынча чикләделәр. Ул вакытта күпер төзүчеләр билгеләп үткәнчә, бу төзелеш-монтаж эшләрен башкарганда күпер конструкцияләренең тирбәнешләрен бетерү максатларында мәҗбүри чаралар булган.

Шакша күперендә асфальт сала башладылар
Шакша күперендә асфальт сала башладылар

Бүген күпернең уң ягында эшләр ахырына якынлаша. Подрядчы оешманың баш инженеры Дмитрий Славин билгеләп үткәнчә, бүген эшчеләр асфальт-бетон өслекнең аскы катламын салуны төгәлләп килә һәм иртәгә инде асфальтның өске катламын салуга керешә. Моннан тыш, параллель рәвештә барьер киртәләрен урнаштыралар, күпер корылмасының икенче яртысында демонтаж эшләренә керештеләр, шуннан соң яңа металл конструкцияләр монтажлана башлаячак. Объектка аларны китергәннәр инде.

Күпердә эшләр график буенча тәүлек буе ике сменада бара. Шакша күперенең яңа төзекләндерелгән өлеше буенча автомобильләр хәрәкәтен вакытында, 24 июльдән дә соңга калмыйча эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Уфа хакимиятенең Юллар һәм ясалма корылмалар төзелеше, төзекләндерү идарәсе начальнигы урынбасары Евгений Кулешов билгеләп үткәнчә, көз көне автомобильләр хәрәкәте өчен күперне яңадан ябачаклар: сентябрь-октябрь айларында - тугыз көнгә, ноябрьдә - 21 көнгә.

- Бу чикләүләр инде күпернең ике өлешен сыйфатлы итеп ябыштыру өчен кирәк булачак. Һәм бу вакытта динамик йөкләнешне тулысынча туктатырга кирәк, - дип ассызыклады заказчы вәкиле.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: