+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Стәрлетамак паркы халык теләгәнчә төзекләндерелә!

Стәрлетамакта Киров исемендәге паркны төзекләндерү башланды.

Стәрлетамак паркы халык теләгәнчә төзекләндерелә!
Стәрлетамак паркы халык теләгәнчә төзекләндерелә!

 

Шәһәр хакимияте хәбәр иткәнчә, эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча алып барыла. Билгеле булуынча, проект Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта эшчеләр паркта иске брусчаткаларны, асфальт-бетон өслекләрне, бордюрларны һәм яктырту терәкләрен сүтә башлаган. Төзелеш эшләре вакытында агач кәүсәләрен махсус материаллар белән каплаганнар.

Шулай ук, спорт мәйданчыгын сүтәләр. Фонтанның бетон конструкцияләре салына һәм фонтан касәсе астына чокыр казыла. Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, паркка керү юллары вакытлыча ябылган.

Шәһәр хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, төзекләндерү проектына, шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып, берничә тапкыр үзгәрешләр кертелгән. Ахыр чиктә Киров исемендәге парк яшел һәм уңайлы булып калачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: