+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкаланың туркоды бар!

Ул нинди максатта кулланылачак?

Башкаланың туркоды бар!
Башкаланың туркоды бар!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында булдырылган “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа шәһәренең туристик коды эшләнгән.

2023 елда башкалабыз шәһәр үзәгенең туристик кодын проектлау буенча конкурста җиңеп, 208,8 миллион сум күләмендә федераль субсидия алуга ирешкән иде. Шулай ук республика казнасыннан да 4,3 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Шуңа өстәп 498,6 миллион сум күләмендә бюджеттан тыш акчалар җәлеп ителде.

- Уфа туркоды – ул шәһәр бәйрәмнәре үткәрү һәм уңайлы шәһәр мохите тудыру өчен яңа урыннар. Әлегә кадәр шәһәр үзәгендә төзекләндерү максатында алып барылган эшләр, әлбәттә, Уфага туристларны күпләп җәлеп итәргә мөмкинлекләр ача, - ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: