+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Франциядә түгел, Әлшәйдә!

Районда югары сыйфатлы чималдан, башлыча, кул хезмәте белән эшләнүче сырлар җитештереләчәк.

Франциядә түгел, Әлшәйдә!
Франциядә түгел, Әлшәйдә!

Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында крафт сырлары җитештерү эше башланды.

Әлшәй районында яшәүче Линара Барсюк “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашканнан соң, социаль контракт нигезендә 350 мең сум күләмендә максатлы ярдәм алган. Бу акчага ул сыр җитештерү өчен кирәкле корылмалар сатып алган, ә проект буенча инвестицияләрнең гомум күләме 950 мең сум тәшкил итә.

Башкортстанда яшәүче һәр эшкуар муниципалитетта үзенең идеясен тәкъдим итә ала. “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашу өчен гаризаны Башкортстан Республикасының инвестицияләр порталы аша бирергә мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: