-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кырмыскалы районында яңа ФАП төзелә

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанның Кырмыскалы районының Арслан авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылачак. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кырмыскалы районында яңа ФАП төзелә
Кырмыскалы районында яңа ФАП төзелә


Иске медпункт бинасы тузган дип танылды. Хәзер булачак ФАП урынында нигез салыначак свайлар урнаштырылган. Яңа объект Арслан, Актүбә һәм Аккүл авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк, барлыгы - 224 кешегә, шуларның 30ы - балалар. Бинада беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Гражданнар тикшерүләр уза, анализлар тапшыра һәм вакцинацияләнә алачак.

"Арсланда яңа ФАП ачылгач, пациентлар барлык уңайлыклары булган якты һәм иркен бинага килә алачак", - дип сөйләде Кырмыскалы үзәк район дәваханәсе баш табибы Азамат Галиев.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: