+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яшь белгечләргә юллар ачыла

Республикада “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшли.

Яшь белгечләргә юллар ачыла
Яшь белгечләргә юллар ачыла


Ул республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2021 елда гамәлгә куелды. Әлеге программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күрәсәтелә. Бирелгән акчаны белгеч торак шартларын яхшыртуга тотына ала.
Бу программа Башкортстанда ил төбәкләрендә беренчеләрдән булып кабул ителде.
Миякә районының балалар сәнгать мәктәбендә шушы программа буенча яшь белгеч эшли. Алмаз Арсланов субсидия ярдәмендә торак ипотекасының бер өлешен каплаган.

– Мин Кыргыз-Миякәдә туып-үстем. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, туган якларыма кайтып, эшкә урнаштым. “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләвен хәбәр иттеләр һәм мин анда катнашырга булдым. Минем өчен әлеге программа - зур ярдәм булды. Республика Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Яшь белгечләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәстәрләү бик мөһим, – ди Алмаз Арсланов.
Республикада “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләве ил Президенты гамәлгә куйган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарылуының бер дәлиле булып тора.

Фотода Алмаз Арсланов Валентина Минеева белән концертта чыгыш алдыннан.
Фото: Алмаз Арслановның шәхси архивыннан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: