+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Карагай” гомумдәүләт проектында катнаша

«Карагай» шифаханәсе Башкортстандагы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында 182нче катнашучы булды.

Тиешле килешүне шифаханә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм төбәк компетенцияләр үзәге белән имзалады.

- Проектка Башкортстанның икенче шифаханәсе – «Карагай» кушыла. Анда һәр хезмәткәрнең нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген күтәрү, клиентларның таләпләрен канәгатьләндерү өчен заманча технологияләр һәм эш стандартлары кертеләчәк, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда туризм өлкәсе предприятиеләре 180 миллион сум табыш белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында адреслы ярдәм алырга мөмкин. Берничә ай эчендә Башкортстан шифаханәләрендә экспертлар ярдәмендә персоналның хезмәтен оештыруны яхшыртырга һәм номер фонды эчтәлеге, персонал белән идарә итү, эш стандартлары һәм сервис дәрәҗәләре, ресторан хезмәте күрсәтү, номерлар әзерләү, кунакларны күчереп алу кебек өлкәләрдә нәтиҗәлелекне арттыруга ирешергә мөмкин.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/24509/

Читайте нас: