+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шакша күперенең уң өлеше буенча хәрәкәт ачылды

Уфада "Имин сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында Шакша күперенең уң өлеше буенча хәрәкәт ачылды. 9-24 июльдә күпернең беренче чираты буенча яңа пролет корылмалары -758 тонна металл конструкцияләр урнаштырылган, күпергә һәм аңа килү юлына 2 131 тонна асфальт-бетон өслек салынган. Шулай ук күпернең уң ягында гидроизоляция, горизонталь юл билгеләре ясалган, яктырту җайланмасы куелган.

Шакша күперенең уң өлеше буенча хәрәкәт ачылды
Шакша күперенең уң өлеше буенча хәрәкәт ачылды
- Хәрәкәт ике юнәлештә дә күпернең уң өлешендә башкарыла. Шул ук вакытта күпернең сул өлешендә капиталь ремонт дәвам итә. Объектта 100гә якын кеше эшли. Эш тәүлек буе бара. 24 июльгә объектның әзерлеге 53 процент тәшкил итте, - дип сөйләде Башкортстанының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова.

Шакша күперенең икенче өлешен октябрь-ноябрьдә ябу планлаштырылган. Уфа шәһәре хакимиятенең юлларны һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе мәгълүматы буенча, чикләүләр күпернең ике өлешендәге эретеп ябыштыру эшләрен башкару мөмкинлеге өчен кирәк. Бу чорда конструкцияләргә динамик йөкләнешне тулысынча киметергә кирәк булачак. Күпер буйлап хәрәкәтне тулысынча ачу 2024 ел ахырында планлаштырыла. Шакша күперенә капиталь ремонт ясау өчен 2 млрд сум сарыф ителә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: