+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бәләбәйдә - бизнес-тур

Киң масштаблы чара В. В. Путинның май указлары буенча кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Бәләбәйдә - бизнес-тур
Бәләбәйдә - бизнес-тур

Бу очрашуда 200дән артык кеше катнашты. Алар республиканың көнбатыш зонасы булган: Илеш, Дүртөйле, Бакалы, Чакмагыш, Шаран, Бүздәк, Благовар, Туймазы, Ярмәкәй, Бәләбәй, Әлшәй, Бишбүләк, Миякә районнары һәм Октябрьский шәһәре вәкилләре иде..

– “А”дан “Я”га кадәр бизнес-туры масштаблы проект. Ул власть органнары һәм эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән араны якынайтты.
Эшкуарлар өчен ул мөһим иде. Чиртаттагы чара республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә узачак, – диде Башкортстан Реуспубликасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

– Бизнес-турның бу форматы очраклы рәвештә тумады. Без эшкуардар һәм үзмәшгульләрнең мөрәҗәгатьләрен, бизнеста дәүләт ярәме чаралары белән кызыксынуларын исәпкә алдык, – диде Башкортстан Республикасы Кече эшкуарлыкка ярдәм һәм үсеш фонды директоры Элиана Сәетова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: