+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

«Өлкән буын» программасы ничек эшли?

Башкортстан Русия Федерациясенең «Демография» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» федераль программасында катнашкан беренче җиде субъекты арасына керде.

«Өлкән буын» программасы ничек эшли?«Өлкән буын» программасы ничек эшли?
«Өлкән буын» программасы ничек эшли?


Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Зиннурова сөйләде.
– Өлкәннәр белән эшләүдә төп акцент – хроник авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлек күрсәткечләрен актив мониторинглау, - диде Гөлнара Зиннурова. - «Өлкән буын» Федераль проекты профилактик медицина тикшерүләрен, диспансерлауны һәм диспансер күзәтүләрен үз эченә ала.

Табиб-гериатрларда тикшерү узган өлкән яшьтәге пациентлар саны даими үсә. 2023 елда гына да 55 меңнән артык авыру амбулатор ярдәм алган, ә тагын 5 меңгә якын кеше стационарларда дәваланган.
Республиканың гериатрия хезмәте 44 амбулатор гериатрия кабинетын, 205 урынлык стационар звеноны һәм республика гериатрия үзәген үз эченә ала.

Гөлнара Зиннурова билгеләп үткәнчә, кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Медицина учреждениеләренең гериатрия профиле буенча белгечләр белән комплектлашуы 90 процент тәшкил итә.
2024 елдан Башкортстан 14 күп профильле стационарда гериатрия кабинетларын оештыру буенча пилот проектында катнаша.
- Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, 2030 елга гомер озынлыгы 78 яшьтән дә ким булмаска тиеш. Әлегә республикада уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән артып китте. Безнең алда катлаулы бурыч тора. Өлкәннәргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтүне җайга салу да зур әһәмияткә ия, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас