+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров Төркия илчесе белән очрашты

1 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркия Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танжу Билгич белән очрашты. Көн тәртибендә - Башкортстан һәм Төркиядә уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру перспективалары.

Радий Хәбиров Төркия илчесе белән очрашты
Радий Хәбиров Төркия илчесе белән очрашты

- Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча 2023 елда Төркия икенче урында тора. Бездә зур Төркия компанияләре эшләве - Башкортстан-Төркия мөнәсәбәтләренең ачык дәлиле, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Мәсәлән, быел “Имин һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында "Лимак" холдингы Уфадан Көнчыгыш чыгу юлының беренче чиратын - төбәкнең иң мөһим инфраструктура объектын төзүне тәмамлады.

Төркия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Башкортстан белән алга таба хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде һәм төбәкнең инвесторлар өчен кызыклы булуын югары бәяләде.

- Уфага килгәч, төрек бизнесы вәкилләре белән очраштым. Эшкуарлар Башкортстанда эшләүдән бик канәгать, - диде Танжу Билгич. - Безнең бурыч - сәүдә һәм инвестицияләрне алга таба да үстерү.

Очрашуда шулай ук Башкортстан белән Төркия арасында авиаэлемтәне үстерү, Төркия Республикасының Уфадагы Почётлы консулы офисын ачу перспективалары һәм икътисади элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: