Бөтенрусия акциясе кысаларында Кама елгасы ярларын чистартуга илнең 5 төбәгеннән 2000нән артык кеше чыкты.
Кама – билгеле булуынча, илебезнең берничә төбәге территориясе аша агучы иң зур елга: ул Удмуртия Республикасын, Пермь краен, Киров өлкәсен, Башкортстан һәм Татарстан республикаларын колачлый. Елганың озынлыгы 1805 километр тәшкил итә. Ул Татарстан территориясендә Идел елгасына коя. Галимнәр хәтта Кама елгасы Иделдән иртәрәк барлыкка килгән, дип тә фаразлый. Ничек кенә булмасын, Камабыз илебез күрке генә түгел, биредә гомер итүчеләр өчен яшәү, тереклек чыганагы да булып тора.
Республикабыз халкы да Кама ярларын чистарту акциясенә теләп кушылды.
Кама елгасы ярларын җыештыруга волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, экологлар гына түгел, төрле оешмалар хезмәткәрләре, бизнесменнар, депутатлар, студентлар һәм гади гражданнар да кушылды. Акциягә старт бирү Краснокама районының Николо-Березовка авылында, “Сабантуй” мәйданында булды. Акциягә стартны Башкортстан Республикасында “Русия суы” акциясенең амбассадоры – фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина бирде.
Анда катнашучыларны видеомөрәҗәгать белән Русиянең табигый байлыклар министры урынбасары Максим Корольков сәламләде. “Волонтерлар тырышлыгы белән Кама елгасы чистартылачак, чүп-чар суга эләкмәячәк, ул эшкәртеләчәк. Мин беләм, Башкортстанда тирә-як мохит турында чын күңелдән кайгыртучы игелекле кешеләр яши, шуңа күрә республика “Русия суы” акциясендә катнашучы әйдәүче биш төбәк исемлегенә керә. Узган елда гына да республикада яшәүче 70 меңнән артык кеше 3850 километр озынлыгында яр буе линиясен чүп-чардан чистартты”, – дип билгеләде Максим Корольков.
Шулай ук, акциядә катнашучыларны видеомөрәҗәгать белән Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Джеф Монсон сәламләде. Ул су ресурсларының чиксез түгеллеген, аларны саклау буенча барыбызның да зур җаваплылык тоярга тиешлеген билгеләп үтте, моның безнең уртак бурычыбыз булуын искә төшерде, елга ярларын киләчәк буын өчен чиста тотарга чакырды. Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев җыелучыларны экологик бәйрәм белән котлады һәм республиканың экология мәсьәләләрендә һәрвакыт актив позициядә торуын, ә “Русия суы” акциясенең төбәктә популяр булуын билгеләп үтте. “Бары тик республиканың һәр кешесе шәхсән җаваплылык тойганда гына табигать ресурсларын саклау мөмкин булачак”, – дип ассызыклады ул.
Акциягә җыелган халыкны Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Нуркаев һәм район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Маргарита Кузнецова сәламләде һәм рәхмәт белдерде.
Акция башланыр алдыннан тәүдә разминка узды. Волонтерлар, шулай ук, “Чиста Уфа” халыкның экологик башлангычларын хуплау буенча җәмгыять директоры Елена Воробьева тәкъдим иткән эколекция тыңладылар.
Һәм менә эш башланды! Кама елгасының яр буе территориясен җыештыруда волонтерлар, яңгырлы һава торышына карамастан, бер зур командага берләшеп, 10,8 километр озынлыктагы юлны үтеп, яр буен чистартты. Бу көнне алар тырышлыгы белән 95 капчык көнкүреш чүп-чары, 68 капчык пластик, 8 капчык металл, 23 капчык пыяла җыелды!
Шулай ук, бу көнне Уфада 14 июньдә старт алган “Русия суы” акциясенә йомгак ясалды. Марафон бер айдан артык барды һәм аның кысаларында Каманың 520 чакрым ярын чистартуда 27600 кеше катнашкан! Бу уникаль елганы саклауга шулкадәр кешенең кушылуы зур хөрмәткә лаек.
Оештыручылар билгеләп үтүенчә, акция вакытында кызыклы табылдыклар да булган, алар арасында: “Русия суы” музеенда урын алачак борынгы ыргак, шулай ук, аз куәтле рентген нурланышы булган электрон-нур трубкалары белән җиһазланган телевизор. Телевизор иң яхшы табылдыкларның берсе дигән танылу алды һәм тиешенчә үтилләштереләчәк.
Николо- Березовкада бу көнне үтә дә җанлы булды, катнашучылар өчен төрле осталык дәресләре оештырылды. Шулай ук, гаиләләр өчен викториналар үтте, иң яхшы табышка конкурс игълан ителде.
Кама, Дон, Обь, Терек һәм Байкал елгалары ярларында җыелган пластикны эшкәртеп ясалган экоэскәмия тапшыру акциянең иң тантаналы мизгеле булды. Аны Николо-Березовкадагы Үзәк китапханә янында урнаштырдылар.
– Бу акция халыкның экологик белемен арттыруга ярдәм итә, шул исәптән җәмәгатьчелекнең игътибарын су ресурсларын саклауга җәлеп итә. Мин сезнең һәрберегезгә киләчәк буыннар өчен табигатьне саклауга керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Башкортстан инде күп еллар “Русия суы” акциясендә иң актив катнашучы биш төбәк исемлегенә керә, барыгызга да зур рәхмәт, – диде Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Акциядә катнашучы һәр кеше бу көнне изге эштә катнашуыннан күңел күтәренкелеге кичерде, ә чиста Кама буе балкып калды. Шушы уртак байлыгыбызны арытаба да бергәләп күз карасыдай сакласак иде!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.