+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Карпово авылында яңа ФАП ачылачак

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Уфа шәһәр округының Карпово авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. Бина инде төзелгән, хәзер анда коммуникацияләр үткәрәләр, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Карпово авылында яңа ФАП ачылачакКарпово авылында яңа ФАП ачылачак
Карпово авылында яңа ФАП ачылачак

Фельдшер-акушерлык пункты 1,1 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бинада халыкка медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бөтен җиһазлар урнаштырылачак, ул барлык санитария таләпләренә һәм заманча стандартларга җавап бирәчәк.

"Карповода яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу урындагы халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын сизелерлек яшыртачак", - дип сөйләде Уфаның 13нче шәһәр клиник дәваханәсе баш табибы Булат Гарифуллин.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас