+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кечкенәләр өчен зур шатлык

Башкалада гына түгел, кечерәк шәһәрләрдә дә парклар, балалар мәйданчыклары төзелә.

Кечкенәләр өчен зур шатлыкКечкенәләр өчен зур шатлык
Кечкенәләр өчен зур шатлык

Анда гаилә белән ял итәргә, уйнарга мөмкин. Мондый матур үзгәрешләр республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылган «Башкорт ихаталары» республика программасы ярдәмендә барлыкка килде. Биш ел дәвамында бездә мең ярымга якын ишегаллары төзекләндерелгән. Проект төбәк халкы арасында иң кирәклесе дип танылды. Ә быел республика буенча тагын 143 йорт алды территориясендә тәртип урнаштырырга исәп тоталар.

Проект эшли башлаганнан бирле төбәктә 1326 йорт тәртипкә китерелгән, шул исәптән Баймакта. Аларның берсе Җәлил урамы, 17 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт янәшәсендә урнашкан.

Җәлил урамындагы 17нче йорттан тыш, комплекслы төзекләндерү программасына Салават Юлаев проспектындагы 13, 15 һәм 17нче йортлар да кергән. Монда машина кую урыннары, юллар һәм тротуарлар асфальтланган, урамнарны яктыртылган, яңа урналар һәм эскәмияләр урнаштырылган, шулай ук яшелләндерүгә зур игътибар бирелгән.

Бу максатларга барлыгы 31 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Фото: "Баймакский вестник"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас