Иглин районының Түбәнге Ләмәз авылында да модульле фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачкан. Бу авылда яңа ФАП барлыкка килү «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булган.
Түбәнге Ләмәз ФАПы Иглин үзәк район дәваханәсеннән 65 чакрым ераклыкта урнашкан. Моннан тыш, ул Монагор авылы халкына да хезмәт күрсәтәчәк.
Ике авылга - 460тан артык кеше, шуларның 100дән артыгы - балалар. ФАП барлык заманча стандартларга һәм таләпләргә туры килерлек итеп корылган, ул пациентларга беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.
"Яңа ФАПта эшләячәгемә мин бик шат. Пациентларга ошар дип ышанам. Монда матур һәм уңайлы",- дип уртаклашты Түбән Ләмәз ФАПы фельдшеры Венера Исмәгыйлева.
Фото: Иглин районы хакимияте сайтыннан.