Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау өлешен арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының төп максатларының берсе булып тора, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Предприятие Башкортстанда туңдырма җитештерүчеләрнең иң эреләреннән санала. Ярты ел эчендә оешма 2 мең тонна тәм-том җитештергән - бу 25 миллион данәгә якын. Җитештерү үсеше 2 проценттан артып китте. "Башкорт туңдырмасы" продукциясенең төп күләме туган төбәктә сатыла (62 процент).
Моннан тыш, туңдырмага чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Компаниядә сөйләүләренчә, алга таба салкын десертны Үзбәкстанга озата алачаклар. Шулай ук туңдырма Таиланд, Вьетнам һәм Кытай базарларында да барлыкка киләчәк.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты яңа икътисади багланышлар булдыруга һәм Русиядә җитештерелгән товарлар экспортын үстерүгә юнәлтелгән. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.