+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Матур да, уңайлы да!

Иске Кодаш һәм Иске Артаул авылларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Аларны Русия Президенты тәкьдим иткән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында төзеделәр, дип хәбәр итәләр Яңавыл районы хакимиятендә.

Матур да, уңайлы да!Матур да, уңайлы да!
Матур да, уңайлы да!

Биналар җиһазлау стандартларына тулысынча туры килә, алар медицина җиһазлары һәм җиһазлар белән комплектланган. Аларда фельдшерлык, акушерлык, балалар һәм процедура кабинетлары, шулай ук санитария-көнкүреш бүлмәләре бар. Аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен пандуслар куелган. Кирәкле беренчел медицина-санитария ярдәмен анда төрле яшьтәге, шул исәптән якындагы авыллардан да, урындагы халык алачак.

- Фельдшер-акушерлык пунктларында килүчеләр өчен генә уңайлы шартлар тудырылмаган. Фельдшер эше дә уйланылган. Кабинетлар оператив мәгълүмат алмашу өчен заманча технологияләр белән җиһазландырылган, телемедицина консультацияләрен онлайн режимда уздыру мөмкинлеге бар. Бу уңайлыклар пациентларга тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәчәк, - ди Яңавыл үзәк район дәваханәсенең баш табибы Тимур Мадьяров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас