+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юллар хәвефсез һәм сыйфатлымы?

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәктә «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру, шулай ук эре инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләре.

Юллар хәвефсез һәм сыйфатлымы?Юллар хәвефсез һәм сыйфатлымы?
Юллар хәвефсез һәм сыйфатлымы?

Очрашу алдыннан Радий Хәбиров һәм Роман Новиков республика территориясендә трассалар участокларын төзү һәм ремонтлау буенча масштаблы проектлар белән таныштылар. Алар арасында - «Волга» М-7 федераль трассасындагы яңа объект. «Приуралье» автомобиль юллары федераль идарәсе начальнигы Денис Абрамов яңа юлда барлык кирәкле хәвефсезлек элементлары урнаштырылачагы турында сөйләде. Тагын бер эре проект - Стәрлетамакны урап узып, 23 километр участокта Р-240 трассасын капиталь ремонтлау.

Очрашуда Роман Новиков республика җитәкчелегенең юл челтәрен үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

- Башкортстан «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектының бурычларын уңышлы үти. Төбәк трассаларының яртысыннан артыгы, агломерацияләрдәге юлларның 85 проценты һәм төбәкнең терәк челтәре трассаларының 70 проценты норматив хәлгә китерелде. Бу уртача Русия дәрәҗәсеннән югарырак, - диде Роман Новиков.

Башкортстан Башлыгы Федераль юл агентлыгының, шул исәптән Стәрлетамакны урап үтеп, Р-240 автоюлы участогын капиталь ремонтлау проекты буенча да, зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

- Без сезнең белән бу башлангычны бер генә ел эшләмәдек. Юл республика өчен бик мөһим. Һәм бүген без барлык планлаштырылган эшләрне башкарырга әзер, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Журналистлар белән әңгәмәдә Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров очрашуга төп нәтиҗәләр ясадылар һәм Федераль юл агентлыгының республика белән багланыш юнәлешләре турында сөйләделәр.

- Башкортстанда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Президенты билгеләгән барлык бурычларга да гомумдәүләт проекты тәмамлануга ярты ел кала ирешелде. Төбәк әһәмиятендәге юлларның 50 проценттан артыгы инде норматив хәлгә китерелгән. Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә бу күрсәткеч 85 процентка җитә, - диде Роман Новиков.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас