+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үзбәкстан белән сәүдә әйләнеше арта

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 2024 елның беренче яртысында, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 32,3 процентка артты.

Үзбәкстан белән сәүдә әйләнеше арта
Үзбәкстан белән сәүдә әйләнеше арта

Әлеге ил белән товар әйләнешенең 80 проценттан артыгы Башкортстан товарлары экспортыннан торган. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- Үзбәкстанга экспорт белән тәэмин итү күләмнәре дә сизелерлек артты. Быелның гыйнвар-июнь нәтиҗәләре буенча алар 2023 елның тиешле чоры белән чагыштырганда 30,8 процентка артты. 2024 елның гыйнвар-март айларында Башкортстаннан Үзбәкстанга поставкалар күбесенчә минераль продукция, химия сәнәгате, каучук, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре белән тәкъдим ителде, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.

Моннан тыш, Үзбәкстан азык-төлек товарларын һәм чималны, шул исәптән сөт продукциясен, йомырка, бал, металлар һәм алардан ясалган эшләнмәләрне, машина төзелеше продукциясен, башка товарларны, текстиль, текстиль эшләнмәләрен һәм аяк киемнәрен дә импортлаган. Үзбәкстанда Русия Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Азат Әскаров билгеләгәнчә, әлеге ил белән партнерлык элемтәләре үсешенә шулай ук уртак проектлар да ярдәм итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: