+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бакалының матурлыгы паркларыннан күренә!

Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан башлап эшләр алып барыла.

Бакалының матурлыгы паркларыннан күренә!Бакалының матурлыгы паркларыннан күренә!
Бакалының матурлыгы паркларыннан күренә!

Республиканың Бакалы районында да ул тулы куәтенә эшли. Биредә яңартылган парк барлыкка килде.

Башта паркта асфальт-бетон юллар ясалды, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар урнаштырылды. 2021 елда территориядә асфальт-бетон өслекле һәм тротуар плитәләре салынган юллар төзү эшләре дәвам итте, автостоянка төзеделәр, яктырткыч фонарьлар, видеокүзәтү камералары урнаштырдылар, паркны кече архитектура формалары белән бизәделәр.

2022 елны исә паркта брусчаткадан түшәлгән аллея булдырганнар, территорияне яшелләндергәннәр, беседкалар урнаштырганнар һәм җәмәгать киңлеген бизәүне дәвам иткәннәр.

Проект кысаларында узган елда паркның бер өлешен төзекләндерелде һәм асфальт-бетон түшәлгән җирдә сәүдә мәйданчыгын яктырту, яшелләндерү һәм павильоннар урнаштыру эшләре башкарылды. Агымдагы елда ук балалар һәм спорт мәйданчыкларын резина белән каплап, кече архитектура формаларын урнаштыру буенча эшләр башкарылачак. Территориягә халыктан инде, әлбәттә, ихтыяҗ зур: иртәдән кичкә кадәр биредә скандинавия йөреше, тренажерлар белән шөгыльләнүче кешеләрне күрергә була, балалар мәйданчыкта йөри, физкультура белән шөгыльләнә, велосипедта, роликларда, самокатларда йөри.

Фото: Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы

Автор:Резида Валитова
Читайте нас