Сайлап алынган ашлык үрнәкләре импортлаучы ил таләп иткән барлык тикшеренүләрне узды. Энтомологик, гербологик һәм гельминтологик экспертиза нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган. Башкортстаннан сыра кайнату арпасы импортер илнең барлык таләпләренә туры килә, дип белдерделәр "Россельхознадзор"да.
Моңа кадәр "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе Мәләвез районы авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан Казахстанга экспортлау өчен әзерләнгән 605,6 тонна азык-төлек арпасын контрольдә тоткан иде.
Фото: "пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ"