+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ачык һавада – музей!

Ил Президенты Владимир Путин башлангыч биргән гомумдәүләт проектларын һәм алар кысаларындагы программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Яңавыл яңа төс ала.

Ачык һавада – музей!Ачык һавада – музей!
Ачык һавада – музей!
Узган ел Яңавыл шәһәре үзәгендә матур җәмәгать урыны барлыкка килде: ул үзәк мәйданны, тарих-туган якны өйрәнү музее территориясен, Октябрь урамын үз эченә ала.

Музей янындагы төзекләндерелгән территория “сизелми генә” шәһәр паркы белән кушылып китә. Бу урынны халык тиз арада “Ачык һавада музей” дип атады, хәер, проектның авторлары нәкъ шушы максатны алга куйган иде. Биредә урнашкан мамонт сөякләре, район тарихын чагылдырган “хәтер шкафлары” – барысы да музейны хәтерләтә! Биредәге мәгълүматны укыйсы, танышасы килә, шул рәвешле яшь буын да туган шәһәрләре, районнары тарихын белеп үсә. Кыскасы, ямьле, чиста, заманча итеп бизәлгән бу урын кешеләрне үзенә җәлеп итеп, чакырып тора. Көндез уен зоналары балалар, әниләр белән тулы булса, кичен биредә яшьләр урын ала. Әлеге эшләрне башкарып чыгу бу юнәлештәге гомумдәүләт проекты, аның кысаларындагы “Уңайлы шәһәр мохите” программасы ярдәмендә мөмкин булды.
 
– Проектның концепциясе үзе дә күбрәк яңавыллыларны музейга җәлеп итүне күздә тоткандыр, яңа иҗтимагый киңлек барлыкка килү, һичшиксез, музей эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясады, бирегә килүчеләр саны бермәбер артты, – ди шәһәрнең тарих-крайны өйрәнү музее директоры Алия Мирсаяпова.
Биредә “Музейлар төне”, Балаларны яклау көне, Шәһәр көне, Яшьләр көне кебек чаралар хәзер аеруча зур колач белән үтә.
 
– Бик уңайлы, концерт өчен сәхнә дә бар, өстәл артында күргәзмәләр, осталык дәресләре үткәрә алабыз. Музей хезмәткәрләре шәһәрнең истәлекле урыннары буенча җәяүле маршрут белән экскурсия дә үткәрә, ул да Яңавылның иҗтимагый киңлекләрен колачлый, – ди Алия Мирсаяпова.
Әйе, Яңавыл соңгы елларда бик нык үзгәрде, яңарды, матурланды, биредә халык өчен бик күп уңайлыклар тудырылды. Дүрт ел элек “Башкортстанның төньяк капкасы” проекты кысаларында Чыршы, Вокзал мәйданнары һәм сәүдә урамнары территорияләрен үзгәртеп кору башланган иде. Уңышлы тормышка ашырылган проект кысаларында үзәк мәйдан территориясе, шәһәр паркы, туган якны өйрәнү музее территориясе төзекләндерелеп кенә калмады, хәзер искиткеч матур ял урынына да әверелде. Бу яңартылган җәмәгать киңлекләре хәзер яңавыллыларның һәм шәһәр кунакларының яраткан ял урыннарына әверелде. Әйтергә кирәк, яңавыллылар әлеге колачлы проект һәм булдырылган уңайлылыклар өчен ил һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләрен белдерә.

Кемдә юкә, кемдә каен, бездә – Чыршы мәйданы!

Чыршы бәйрәме Яңавылда шушы матур һәм уңайлы мәйданда үтә. Хәер, алай гына да түгел, биредә ел әйләнәсенә төрле чаралар кайный, Пионерлар йорты, Яшь техниклар станциясе һәм башка мәгариф учреждениеләре тарафыннан биредә бик күп чаралар уздырыла. Уңайлы сәхнә, иркен мәйдан биредә күптөрле чаралар һәм концертлар уздырырга мөмкинлек бирә.
Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Диния Шәмсетдинова ассызыклавынча, Чыршы мәйданында уку елында гына түгел, җәен дә төрле чаралар үткәрелә.
 
– Балалар иҗаты фестивален һәм барлык район чараларын без традиция буенча шушы иҗтимагый территориядә уздырырга тырышабыз, – ди ул.
Яшь техниклар станциясе директоры Ирек Исламгәрәев тә шушы ук фикерне ассызыклый һәм бик күп чараларны биредә үткәрүләрен билгели.
Яшьләр сарае хезмәткәрләре дә иҗтимагый территориядән актив файдалана. Алар биредә даими рәвештә төрле акцияләр һәм күңел ачу чаралары үткәрә.

Шәһәр уртасында – амфитеатр!

Бу еллар эчендә үзгәрешләр үзәк мәйданга, шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркына, балалар сәнгать мәктәбе һәм район китапханәсе территорияләренә дә кагылды. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Ильяс Тимершин сүзләренә караганда, яңа иҗтимагый киңлекләр ачык һавада концертлар уздыру өчен яраткан урынга әверелгән.
 
– Музыка һәм хореография бүлекләре укучылары шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркындагы җәйге амфитеатр сәхнәсендә, Чыршы мәйданында чыгыш ясау буенча тәҗрибә туплый. Сәнгать бүлеге укытучылары асфальтта рәсем төшерү конкурслары, тарих-туган якны өйрәнү музее янында танып белү осталык дәресләре, сәнгать бүлеге укучылары төрле пленэрлар үткәрә, – диде ул.
 
Шәһәрне төзекләндерү дәвам итә. Әлеге вакытта шәһәрнең “төньяк” өлешен үзгәртеп кору буенча күләмле эшләр башланган. Яңавыллылар үзләре дә, шәһәр кунаклары да мондый зур үзгәрешләргә бик шат! Кыскасы, ил Президенты Владимир Путин башлангыч биргән гомумдәүләт проектлары һәм алар кысаларындагы федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Яңавыл шәһәре яңа төс ала!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл шәһәре.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас