+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

БРИКС илләре белән хезмәттәшлек үсә

2024 елның гыйнвар-май нәтиҗәләре буенча төбәкнең БРИКС илләре белән товар әйләнеше, узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда, 10,8 процентка арткан.

БРИКС илләре белән хезмәттәшлек үсәБРИКС илләре белән хезмәттәшлек үсә
БРИКС илләре белән хезмәттәшлек үсә

Башкортстан «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында тышкы икътисади элемтәләрне актив үстерүен дәвам итә.

- БРИКСның киңәюе - яңа күпполяр дөнья тәртибен формалаштыруның закончалыклы процессы. Бүген берләшү илләренә Җир шары территориясенең 34 проценты туры килә, биредә дөнья халкының 45 проценттан артыгы яши. Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан БРИКС илләренә башкорт продукциясен экспортлау күләмен арттыру буенча планлы эш алып барыла, һәм быел ул 23,3 процентка арткан. 2024 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча экспортның нигезен күбесенчә минераль продуктлар, азык-төлек товарлары һәм чимал тәшкил иткән. Шулай ук машина төзелеше продукциясе һәм химия сәнәгате продукциясе китерелде, - дип билгеләде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас