Монда юл һәм транспорт инфраструктурасының торышы зур роль уйный. Бу өлкәдә яңа проектлар Хөкүмәттәге махсус тармак киңәшмәләре - "Транспорт сәгате"ндә карала, алар Башкортстан Башлыгы башлангычы буенча уздырыла.
"Безнең территория зур. Башкортстан - Русия Федерациясендә автомобиль юлларының озынлыгы буенча икенче урында торучы төбәк. Шуңа күрә транспорт һәм юл инфраструктурасы мәсьәләләре безнең өчен зур әһәмияткә ия", - диде Радий Хәбиров.
Үсеш алган юл инфраструктурасы тормышка югары сыйфат бирә. Үткән бишьеллыкта Башкортстанда юллар төзүгә, реконструкцияләүгә, ремонтлауга һәм карап тотуга 153 миллиард сумнан артык акча җибәрелде. Биредә эш күләменең үсеш темплары ел саен 20 процентка артты. Саннарда ул - 8 мең километрдан артык автомобиль юлы һәм 9 мең метрдан артык күпер.
Исегезгә төшәребез, илдә Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.