1 сентябрь – барлык укучылар өчен шатлыклы көн, алар чәчәк бәйләмнәре күтәреп, укытучыларын котларга ашыга. Әмма быел укытучыларны сөендереп кенә калмыйча, аеруча кайгыртуга мохтаҗ булган авыру балаларга да ярдәм итү мөмкинлеге бар.
Әлеге чарада ничек катнашырга?
Сыйныфташлар һәм ата-аналар белән катнашу турында килешегез, аннары акциянең сайтында аерым катнашучылар яисә тулы бер сыйныф буларак теркәлегез: vk.cc/cg7VYJ.
Укытучыга чәчәк бәйләменә бөтен сыйныф күпме акча сарыф итәсен исәпләгез, аның урынына барыгыздан да бер чәчәк бәйләме сатып алыгыз, ә калган акчаны балаларга ярдәмгә юнәлтегез. Моның өчен «Вера» фонды сайтында акча күчерергә мөмкин. Шулай итеп, күпсанлы аерым букетлар урынына укытучыга бер уртак букет тапшырылачак, ә акчалар махсус туклану, дарулар һәм медицина җиһазлары сатып алуга юнәлтеләчәк.
«Чәчәкләр урынына - балалар» акциясенә кушылыгыз! Сезнең ярдәм аеруча мохтаҗлар өчен чын бүләк булачак.