"Бәләбәй − Николаевка − Туймазы — Бакалы юлы Башкортостан Республикасының берничә районының торак пунктлары өчен транспорт элемтәсен тәэмин итә. Бу елга планда - 16,1 километр озынлыктагы юл өслеген яңарту", - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова.
Эшләр Кендектамак һәм Собхангул авыллары янындагы гомум озынлыгы 5,6 км булган ике участокта алып барыла. Төзекләндергәннән соң, подрядчы оешма юл билгеләре ясауга керешәчәк.
Быел Башкортстанда барлыгы 60,5 км терәк юл челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Эшләр 26 объектта башкарылачак. Алар район үзәкләрен Уфа белән тоташтыручы трассаларда, шулай ук мөһим туристлык объектларына, транспорт һәм логистика узелларына, эре сәнәгать предприятиеләренә яисә кластерларга илтүче юлларда урнашкан.
Фото: "Башинформ"