“Республика халкының яхшы шартларда, уңайлы мохиттә яшәве мөһим, шул исәптән — авылларыбызда да. Шуңа күрә, спорт белән шөгыльләнү өчен биналар, мәдәният йортлары төзүне планлы рәвештә тормышка ашырабыз, ягъни, сез лаеклы рәвештә хезмәт салсын, матур итеп яшәсен, гаилә корсын, балалар үстерсен өчен уңайлы инфраструктура булдырабыз”, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел гыйнвар аенда Урал аръягы һөнәрчелек колледжларында беренче курста белем алучы студентлар һәм Уфа шәһәре мәктәпләренең 10нчы сыйныф укучылары белән очрашудагы чыгышында.
Соңгы елларда республика җитәкчелеге аграр тармакны үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарды. Соңгы берничә елда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән авылда һөнәри кадрлар әзерләү мәсьәләсе яңача шартларда дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде һәм уңышлы хәл ителә. Югары һәм аграр юнәлештә махсус урта белем алып, авылга эшкә кайтучы яшь белгечләргә республика казнасыннан “подъемный” акчаларының бирелүе һәм аграр белгечләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар — шуның ачык мисалы.
Шунысы куанычлы: гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы программалар республика авылларына эшкә табибларны, фельдшер һәм спорт тренерларын җәлеп итәргә дә ярдәм итте. Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, узган ел, мәсәлән, “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары кысаларында 80нән артык табиб һәм 50гә якын медицина хезмәткәре гомум суммасы 150 миллион сумга якын дәүләт ярдәме алды. Ел башына мондый ярдәм алучылар саны янә 84 кешегә артты. Министр фикеренчә, ел ахырына кадәр ведомство тәкъдиме белән республикада әлеге документ кысаларында бирелүче акча күләме тагын да артачак.
— Сәламәтлек саклау системасын үстерү, медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту, яңа алымнар куллану, медицина учреждениеләренә яңа белгечләр җәлеп итү — республикада бу юнәлештәге эшләрнең иң мөһиме дип кабул ителә, — ди Айрат Рәхмәтуллин. — “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында дәвам иткән “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары республика авылларында, бигрәк тә төпкелдә яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту мөмкинлеге бирде. Фәкать әлеге дәүләт ярдәме авыл җиренә һәм эшчеләр поселокларына өч меңнән артык белгечне җәлеп итәргә шартлар тудырды.
Белешмә. 2024 елда республиканың 129 медицина хезмәткәренә гомум бәясе 144,5 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Әлеге түләүләр югарыда телгә алынган программа кысаларында башкарыла. Гомумән, мондый сумма 33 табибка һәм 44 фельдшерга тапшырылачак.
Төбәктә мәгарифне үстерү юнәлешендәге ярдәм чаралары арасында “Авыл укытучысы” программасы да яхшы нәтиҗәләр бирә.
Бу программа кысаларында авыл мәктәбенә эшкә килергә карар иткән педагоглар берәр миллион сум ала. Шул ук вакытта, программада катнашучылар укытучы булып яңа урында кимендә 5 ел эшләргә тиеш һәм аларның укыту йөкләнеше атнага 18 сәгатьтән дә ким булмау шарты куела.
Саннар телендә. Башкортстанда “Авыл укытучысы” программасы 2020 елдан гамәлдә. Шушы вакыт эчендә 150 укытучы авылга, шәһәр тибындагы поселокларга һәм халкы 50 меңнән артмаган шәһәр мәктәпләренә эшкә килде. Алар биредә кимендә 5 ел эшләү шарты белән килешүгә кул куеп, бер тапкыр бирелә торган түләүләргә ия булды. Узган ел әлеге программа буенча өч педагог шундый акча алды.
Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика Башлыгы тәкъдиме белән авыл мәктәпләрен яшь белгечләр белән тәэмин итү юнәлешендәге чаралар арасында яшь укытучыларга бирелүче грантлар үзенең нәтиҗәле булуын күрсәткән. Ул 2019 елдан башлап бирелә. Бары тик узган елда гына Башкортстанда 150 яшь укытучы 690 мең сум күләмендә акча алган. Ә 2019 елдан мондый грантларга ия булучы яшь педагоглар саны 525кә җиткән. Быел грантка ия булучылар саны тагын 150гә артты.
— Без Уфа шәһәрен үстерүгә зур чыгымнар бүләбез, әмма якындагы авылларда да социаль инфраструктураны үстерү бик мөһим. Шул исәптән, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар салырга кирәк. Башкаланың үзәктән ерак төбәкләрен үстерү программасын аерым контрольгә алырга кирәк, — дип билгеләде Радий Хәбиров.