+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Салават музыка мәктәбенә яңа рояль кайтты

Салават шәһәрендәге балалар музыка мәктәбенә “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында яңа рояль алынды, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.

Салават музыка мәктәбенә яңа рояль кайттыСалават музыка мәктәбенә яңа рояль кайтты
Салават музыка мәктәбенә яңа рояль кайтты

Яңа уен коралы ярдәмендә укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен ачачак, шулай ук башкару осталыгын камилләштерәчәк. Моннан тыш, яңа рояль анда уйнарга өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр ача.

«Мәдәният өлкәсе мәгариф учреждениеләренә ярдәм итүнең мондый чаралары бик мөһим, чөнки алар мәктәпләрне балаларны сыйфатлы укыту өчен кирәкле заманча җиһазлар һәм уен кораллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Яңа концерт рояле яшь музыкантлар өчен илһам чыганагы булсын. Без ышанабыз, аның ярдәмендә алар чын музыкаль шедеврлар ясый һәм безне казанышлары белән сөендерә алачак», - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Дилә Хафизова.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас