+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфада "Архитектор Рехмуков урамы"нда хәрәкәт ачылды

Бу эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Уфада "Архитектор Рехмуков урамы"нда хәрәкәт ачылдыУфада "Архитектор Рехмуков урамы"нда хәрәкәт ачылды
Уфада "Архитектор Рехмуков урамы"нда хәрәкәт ачылды

Уфада "Архитектор Рехмуков урамы" төзелеше тәмамланды, аның озынлыгы - 457 метр. Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Торак" федераль проекты кысаларында алып барылды.

Урам ике яктан ике хәрәкәт полосасы һәм тротуарлар белән проектланган. Хәрәкәт хәвефсезлеге өчен юл билгеләре, светофорлар төзекләндерелгән, Архитектор Рехмуков урамы белән тоташкан Комсомол урамында автобус тукталышын үзгәртеп корылган.

Су һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору, яңгыр канализациясе, электр кабельләре, элемтә челтәрләре төзү, тышкы яктыртуны модернизацияләү буенча эшләр башкарылган.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас