Шул исәптән август ахырында Башкортстаннан дус илгә 45 процент майлылыктагы «Гауда» сортлы 19 тонна сыр озатылган. Җитештерүче экспорт сертификациясен узган һәм «Цербер» экспортерлар реестрына кертелгән.
Продукция импортлаучы ил таләпләренә туры килүгә лаборатор сынаулар узган һәм «Ecert» системасында 5D экспорт ветеринария сертификаты алган.
Башкортстан үз агропродукциясен дөньяның 44 иленә экспортлый. Җибәрелгән продукциянең 59 проценты майлы продукциягә туры килә — үсемлек мае, шротлар, сыгынтылар.
Узган елда төбәкнең агросәнәгать комплексы экспорты 2022 елга карата 79 процентка арткан. Башкортстан предприятиеләре 748 мең тонна диярлек үз товарларын озаткан.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга чимал товарлары экспортының, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.
Фото: Фото: api.bashinform.news