Дәреснең стратегик партнеры ― Сбер. Проект ел саен Русиянең Санлы үсеш һәм Мәгариф министрлыклары белән берлектә ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Санлы икътисад” гомумдәүләт проектың «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла.
- Ясалма интеллект бүген - иң актуаль юнәлешләрнең берсе. Киләчәккә өлеш кертү буларак, ясалма интеллект өлкәсендә белгечләр булдыру - мөһим бурыч. "Саннар дәресе"ндә укучыларга нейрочелтәрләр белән ничек эшләргә икәнен белергә туры киләчәк, ә бу, минемчә, теләсә кайсы белгечнең универсаль күнекмәсе һәм ясалма интеллект дөньясында нигез, – диде "Санлы икътисад өчен кадрлар" юнәлеше директоры урынбасары Франга Франчук.
Кеше һәм ясалма интеллект үзара тәэсир итешкәндә иң мөһим күнекмәләрнең берсе - промптлар белән эшли белү. Әлеге күнекмә теләсә нинди һөнәр һәм теләсә нинди белем бирү өлкәсендә кешеләр өчен универсаль һәм кирәкле була бара. Нәкъ менә шуңа күрә бу тематика «Саннар дәресе»ндә төп тема булачак.
Фото: dairagazite.ru