+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшь фельдшерга - яңа ФАП

Бөрҗән районының Брәтәк авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы үтте.

Яшь фельдшерга - яңа ФАПЯшь фельдшерга - яңа ФАП
Яшь фельдшерга - яңа ФАП

Тантанада район хакимияте башлыгы Г. М. Маннапов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы К. Р. Насыйров катнаштылар. Алар барысы да җыелучыларны әлеге вакыйга белән котлап, яңа ФАПның авыл халкының сәламәтлеген саклауга, урындагы халыкның уңайлы шартларда әйбәт медицина ярдәме алачагына ышаныч белдерде.

Фельдшер-акушерлык пунктында пациентларны кабул итү, персонал өчен бөтен уңайлы шартлар да булдырылган. Анда яшь фельдшер Айзилә Фәхриева эшләячәк. Ике ел гына эшләвенә карамастан, яшь табибә халык ихтирамын яулаган да инде.

Фельдшер-акушерлык пункты "Сәламәтлек саклау" проектына проектына ярашлы төзелгән.

Фото: "Таң" гәзите сайтыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас