Агымдагы елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасының урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәген урман янгыннары техникасы белән җиһазлауга урманнарны янгыннан саклау буенча чаралар комплексын үткәрү өчен 39,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Бу акчаларга 8 берәмлек урман янгынын сүндерү техникасы: янгын цистерналары, йөк автомобильләре, тулы приводлы УАЗ автомобильләре һәм автоприцеплы квадроцикллар, шулай ук 10 берәмлек урман янгыннары җайланмалары: югары басым җайланмалары һәм мобиль янгын сүндерү резервуарлары сатып алынды.
Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, алынган техника республиканың урман-янгын станцияләренә кизү тору өчен җибәрелгән, бу исә республикабызның яшел калканын саклау бурычларын тагын да сыйфатлырак һәм һөнәри яктан хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Төбәктә урман янгыннары бүлекчәләрен барлык кирәкле җиһазлар, техника һәм инвентарь белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә, чөнки барлыкка килгән янгыннарга җавап бирү һәм аларны бетерү тизлеге урман янгыннары формированиеләренең комплектлануына бәйле, дип сөйләде урман ведомствосы җитәкчесе.
– Яңа техника һәм җайланмалар Уфа, Салават, Белорет, Дүртөйле һәм Әбҗәлил районнарында урнашкан икенче һәм өченче типтагы 5 урман янгыннары станциясенә бүленгән. Сатып алынган техника республикабызга тулы норматив комплектлашуга ирешергә мөмкинлек бирде, - дип өстәде Марат Шәрәфетдинов.
Фото: pravitelstvorb.ru