Аскын районының Яңа Багазы авылында әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Яңа ФАП бинасында халыкка планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык нәрсә дә бар.
"Фельдшер-акушерлык пункты Яңа Багазы авылы халкына хезмәт күрсәтә, ә бу - 200дән артык кеше. Хәзер халык диспансерлаштыру уза, вакциналар ала һәм яшәү урыныннан ерак булмаган яңа бинада беренчел медицина-санитар ярдәм күрә алачак", - дип билгеләп үтте Аскын дәваханәсенең баш табибы Вадим Галәветдинов.
«Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты - халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яисә эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Фото: "Башинформ"