+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Калтасы районында медицина җиһазлары яңартыла

Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Калтасы районының Краснохолм авылы поликлиникасына заманча флюорограф кайтарылды.

Калтасы районында медицина җиһазлары яңартылаКалтасы районында медицина җиһазлары яңартыла
Калтасы районында медицина җиһазлары яңартыла
Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Заманча флюорография аппараты сыйфатлы сурәтләрне пациенҗ сәламәтлегенә зыян китермичә һәм тиз ясарга мөмкинлек бирә. Хәзер 12 меңнән артык кеше яңа җиһаз белән тикшерелә ала", - дип ассызыклады табиб-рентгенолог Эльмира Дәүләтова.

Флюорография - үпкә авыруларын, беренче чиратта, яман шеш һәм туберкулезны рентгенологик тикшеренүнең диагностик процедурасы. Аның ярдәмендә аларны иртә стадиядә, симптомнар әле күренмәгәндә, ачыкларга мөмкин. Аларны ачыклау өчен тикшеренүне елына бер тапкыр үткәрергә киңәш ителә, дип аңлатты белгеч.

фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас