+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нөркәйлеләрнең планнары зурдан

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Туймазы районының Нөркәй авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды.

Нөркәйлеләрнең планнары зурданНөркәйлеләрнең планнары зурдан
Нөркәйлеләрнең планнары зурдан
Учреждениенең фасады яңартылган, түбәсе, идәннәре, тәрәзә-ишекләре, тамаша залының түшәме һәм сәхнәсе алмаштырылган. Шулай ук анда бүлмәләрнең эче бизәлгән, янгын сигнализациясе һәм яшеннән саклау җайланмасы урнаштырылган. Белгечләр электр үткәргечләрен алыштырганнар һәм янгын сигнализациясен өлешчә яңартканнар.

"Нөркәйлеләр - иҗади, актив һәм энергияле халык. Бездә «Ихлас» вокаль ансамбле, нәфис уку түгәрәге, балалар берләшмәләре эшли. Шуңа күрә бинаны реставрацияләү турындагы хәбәр барысын да шатландырды. Хәзер безнең якты, уңайлы һәм җылы йортыбыз һәм зур планнарыбыз бар: яшьләр өчен театр түгәрәге, фитнес клубы, гитарада уйнарга өйрәтү мәктәбе ачарга телибез", - ди мәдәният йорты менеджеры Людмила Карипова.
 
Планнар тормышка ашсын!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас