+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нагаево юлларын ремонт көтә

«Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның Нагаево авылында быел Совет урамындагы бер участокны ремонтлаячаклар.

Нагаево юлларын ремонт көтәНагаево юлларын ремонт көтә
Нагаево юлларын ремонт көтә
Бу хакта башкала мэры Ратмир Мәүлиев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы мәгълүматлары буенча, шулай ук Парадная урамын да ремонт көтә. Монда ул Фонд бүлеп биргән социаль максатлы программалар кысаларында башкарылачак.

"Парадная урамын ремонтлау өч этапта узачак. Ул Ватан урамында тәмамланачак. Быел беренчесен башлыйбыз. Тиздән подрядчы оешмалар билгеләнәчәк һәм алар ремонт эшләренә керешәчәк", - ди  Мәүлиев.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас