Курсның үзенчәлеге: анда катнашучылар агымдагы елга кадәр экспортны үстерү региональ программасы нәтиҗәләрен карап кына калмыйча, геосәяси вәзгыятьне исәпкә алып, 2030 елга кадәр программаның яңа проектын да эшләячәк.
Чараның беренче көнендә катнашучылар "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын яңартуга, сәнәгатьтә һәм АПКда элек формалашкан проект башлангычларын бәяләүгә һәм аларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләренә багышланган лекцияләр тыңладылар.
Катнашучылар шулай ук программаның формалаштырылган проектларына анализ ясады һәм аны актуальләштерү кирәклеген карады. Сәнәгать һәм агросәнәгать предприятиеләре белән эшләү буенча 2 эксперт панеле булды.
Фото: pravitelstvorb.ru