+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республика күркәмләнә

Соңгы биш елда Башкортстанда 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Хөкүмәте утырышында.  

Республика күркәмләнәРеспублика күркәмләнә
Республика күркәмләнә

Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, торак-коммуналь хуҗалыкка һәм төзекләндерүгә хәзер зур игътибар бирелә. «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы ярдәмендә Башкортстанда инде 683 иҗтимагый территория үзгәрде.

Биш ел эчендә уңайлы мохитле шәһәрләр өлеше 33 проценттан 81 процентка кадәр арткан. Шәһәр мохите сыйфаты индексының уртача күрсәткече буенча Башкортстан илдә 22нче урында, ә Уфа миллионлы 16 эре шәһәр арасында җиденче урында.

"Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республиканың 34 проекты җиңү яулады. Шулардан 17 кече шәһәрдә һәм 4 тарихи җирлектә 27 проект тулысынча төгәлләнде. Ике проект әле тормышка ашырыла һәм биш проект киләсе елга планлаштырылган", — дип өстәде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас