Глэмпинг территориясендә Павловка сусаклагычының матур ярында берьюлы 80 кешене урнаштырырга сәләтле 18 модульле йорт төзелгән. Туристлык объекты ял итү өчен уникаль шартлар тәкъдим итә. Өйләрдә - уңайлы йокы бүлмәләре, кухня. Биредә волейбол мәйданчыгы, бетон мәйданчыклы сәхнә, барбекю өчен зоналар һәм пирслар белән җиһазландырылган пляж, беседкалар һәм таган бар. Балалар өчен махсус мәйданчык оештырылган, ә су яратучылар катамараннардан файдалана ала.
Капитал салуларның гомум күләме 70 миллион сум тәшкил иткән, шуның 30 миллион сумы Русия бюджеты тарафыннан бирелгән.
- Дәүләт ярдәме эшмәкәрләребезне алга таба хәрәкәт итәргә этәрә һәм районда туризмны үстерү өчен өстәмә шартлар тудыра. Муниципалитет өчен, һичшиксез, бу бик мөһим. Шуңа күрә без бизнес вәкилләренең кызыклы яңа идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашырырга тырышабыз, - ди Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин.