Учреждениедә иҗат һәм укыту өчен уңайлы зоналар барлыкка килде, кабинетлар яңартылды, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.
Андагы стеналарны брендбук таләпләрен исәпкә алып буяганнар һәм заманча җиһазлар урнаштырганнар. Оешма өчен ике ноутбук, принтер, микроскоп һәм башка техника сатып алганнар.
Туймазы районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Чернова сүзләренә караганда, хәзер мәктәптә технологияләр, робот техникасы, дизайн, хәвефсезлек һәм башка юнәлешләрдә шөгыльләнә алырлык урыннар бар. Балалар командада эшләргә өйрәнә һәм тәнкыйди фикерләүне үстерә алачак. Биология, химия, физиканың гадәти дәресләре мавыктыргычрак һәм үзенчәлекле булачак.