Элегрәк белгечләр юлның искергән өслеген тергезгәннәр.
Түбән Сүребай авылына борылыштан Югары Сүребай борылышына кадәр подрядчы юлны "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтлый. Биредә иске өслекне фрезерлауны башкарганнар инде, хәзерге вакытта чокырларны бетерәләр. Аннары тигезләүче катлам һәм өслек төзелешенә керешәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, әлеге гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2016 елдан гамәлгә кертелде.